С 23 февраля праздником по татарский

Сценарий на 23 февраля на татарском языке
материал (средняя группа) на тему

Сценарий на татарском языке посвященный ко дню защитников отечества, проводимый вместе с папами в спортивной форме.

Скачать:

Вложение Размер
Сценарий 23.47 КБ

Предварительный просмотр:

Балалар бакчасында “23 февраль – Ватанны саклаучылар көненә багышланган бәйрәм

Февраль – 2018 ел

Максат : балаларда ир-атларга, әтиләргә, бабайларга, гомумән, Ватанга мәхәббәт, горурлану хисе тәрбияләү. Белемнәрен тирәнәйтү, сәламәтлекләрен ныгыту. Балаларда ил сакчыларына карата хөрмәт тәрбияләү.

А.Б. Хәерле кич. Бүген без иң якын кешеләребезне әти-абыйларыбызны кунакка чакырдык.. Хөрмәтле әтиләр һәм абыйлар Сезне бәйрәм белән тәбрик итәбез. Һәрбер бәйрәмнең үз матурлыгы, үз мәгънәсе, үз йөзе бар. 23 февраль ир-егетләрне олылау көне, батырлык һәм матурлык бәйрәме. Кадерле әтиләр,бәйрәмегез котлы булсын! Үзегез һәм гаиләгезгә ныклы сәламәтлек, бәхет, шатлыклар телибез. Изге эшләрегездә уңышлар,тормышыгызда ак бәхетләр юлдаш булсын.Бәйрәмебезне башлыйбыз.

“ Бравые солдаты” җыры астында балалар залга керәләр. Ярым түгәрәк ясыйлар.

А.Б. Бәйрәмебезне шигерләрдән башлап җибәрик әле.

Здравствуй, праздник! Роман

Праздник мальчиков и пап!

Всех военных поздравляет

Наш веселый детский сад!

Бүген безнең бакчабызда Самир

Шундый рәхәт, күңелле.

Чөнки кунак булып безгә

Әниләр белән бергә Мунир

Шатлык килсен өебезгә

Я знаю, что папа мой тоже когда-то Софья

Был очень хорошим и смелым солдатом.

Я папу люблю и его непременно

Поздравить хочу в этот праздник военный..

Сейчас я повыше на стул заберусь,

Военную песню спою ему громко.

Пусть знает мой папа, что я им горжусь,

А он пусть гордится успехом ребенка.

Пусть небо будет голубым, Эльвина

Пусть в небе не клубится дым,

Пусть пушки грозные молчат

И пулеметы не строчат,

Чтоб жили люди, города,

Мир нужен на земле всегда!

А.Б. Хәзер инде, әтиләребезгә дә күңелле булыр, бераз ярышып алыйк. Әтиләребезнең дә, балаларыбызның да уңганлыгын, булганлыгын сынап карыйк.

(Ике командага группа бүленә, командаларга исем бирелә)

А.Б. Ярышыбызны башлыйбыз.

(Хоккей таягы белән боҗрага шайбаны алып бару.)

Үзләре тимер аякта

Үзләре таякка таянган

Алар кемнәр? (хоккейчылар)

2.Эстафета “Җитез атлар ” . (Катнаша бөтен команда.Балалар чиратлашып, атта чабып киләләр. Кем беренче килә, шул команда җиңә)

Тимерче дә түгел.

Балта сотасы да түгел.

Үзе авылда беренче эшче. (Ат)

Элек-электән үк атлар барлык эшләрне башкаручы булганнар.Һәм хәзердә техникаларның көчен ат көче белән билгелиләр.Әйдәгез әле бездә атлар ролен башкарып карыйк.

Музыкаль тәнәфес. Җыр:”Солдатта булган диләр.”

Мы мальчишек поздравляем Раяна

Всем ребятам нашим скажем

Только добрые слова.

Буген солдатлар бәйрәме. Язиля

Без котлыйбыз аларны,

Һәм бөтен солдатларны.

Минем әтине эшендә Гаяз

“Универсаль” ул, диләр.

Аның кулыннан килмәгән

Юктыр бер эштә, диләр.

Әти безнең терәгебез Лейля

Әти безнең яклаучы.

Кирәк чакта минем белән

Дустым кебек уйнаучы.

А.Б . Эстафетабызны дәвам итәбез.

3. Эстафета “ Төпсез качык аша үрмәләү.” ( Ике төркемнән кеше чыга. Тупны аласың озын капчык эченнән үрмәләп чыгасың, йөгереп барып бер савытка саласың.Кем алдан тапшырып бетерә — шул җиңүче була .)

4. Эстафета ” Әтием оста чәч үрүче.”

А.Б. Без барыбыз да иртә белән балаларыбызны бакчага китерәбез.Бакчага илткәнче кызларыбызны әзерләргә кирәк:киендерергә,чәчәләрен тарап үрергә.Бу эштә безнең әтиләребез дә булыша микән,әйдәгез әле тикшереп карыйк.

(Һәр камандадан бер әти һәм бер кыз чыга.Әтиләре чәчләрен тарап үрергә тиеш.Кайсы оста һәм җитез.)

Физкульт-минутка: «Будем мир мы защищать» (выполняется в парах).
Раз, два, три, четыре, пять. Поочередно соединяют пальчики обеих рук.
Будем мир мы защищать! Жмут руки друг другу.
На границе встанем, Р ука у виска как у солдата.
Всех врагов достанем. Шаг, выпад вперёд.
Будем чаще улыбаться, Повороты в стороны, улыбаются друг другу.
А не ссориться и драться! Обнимаются друг с другом.

Иң акыллы, иң уңганнар Риана

Бар эшкә дә булганнар

Менә әтиләр шундый.

Яратабыз без аларны..

Әтиләр илнең терәге Иделия

Әле ярый сез бар җирдә

Безнең иң ныклы терәк

Бәхетебез тулы булсын

Сез безгә шундый кирәк.

Может он в футбол играть, Мехди

Может книжку мне читать,

Может суп мне разогреть,

Может мультик посмотреть,

Может поиграть он в шашки,

Может даже вымыть чашки,

Может рисовать машинки,

Может собирать картинки,

Может прокатить меня

Вместо быстрого коня.

Может рыбу он ловить,

Кран на кухне починить.

Для меня всегда герой —

Самый лучший ПАПА мой!

Мы хотим, чтоб все смеялись, Камиля

Чтоб мечты всегда сбывались,

Чтобы детям снились радостные сны,

Чтобы утро добрым было,

Чтобы мама не грустила,

Чтобы в мире не было войны!

5. Эстафета “ Кем тизрәк?” ( Һәр командадан бер бала һәм бер әти чакырыла. Алар билгеләнгән вакыт эчендә балаларын киендерергә тиеш.)

А.Б. Эстафетабызны дәвам итәбез. Кайсыларыбыз булган солдатлар монда, кайсыларыбыз булачак солдатлар. Барлык солдатларга да берешәр шарт бар, алар тиз генә киенә белергә тиешләр. Малайларыбыз әлегә армиядә булмадылар, шуңа күрә аларга әтиләре булыша. Кем беренчерәк баласын киендерер икән!

6. Эстафета “ Кем остарак?”

А.Б. Ә хәзер балачакның күңелле мизгелләрен искә төшереп үтәбез. Менә бу кәгазьләрдән самолетлар ясарга кирәк. Самолетларны очыртырга һәм кыршау эченә кертергә кирәк. Ничә самолет кыршау эченә керә?

А.Б. Афәрин әтиләр. Эстафетабызны дәвам итәбез.

7. Эстафета “ Шар кабарту ”. (Хәр бер командадан чиратлашып әтиләр чыга.Шарны кабартып бәйләп курга кирәк. Кем күрәк һәм тизрәк кабарта, шул команда җиңә.)

Слава армии любимой! Радмир

Слава армии родной!

Наш солдат, отважный, сильный,

Охраняет наш покой.

В морях и океанах. Элиза

От берега вдали,

В дозоре неустанно

Страна гордится ими: Альмир

Смелы они, крепки!

Мы вырастем такими,

Как наши моряки!

Музыкаль тәнәфес . Танец девочек «Морячка»

Мой дедуля дорогой, Даниэль

Мы гордимся все тобой!

И скажу я по секрету:

Лучше нет на свете деда!

Буду я всегда стараться

На тебя во всем равняться!

Туган илне көчле итик Данир

Илебез бөркет булсын

Кояш чыксын,нурын сипсен

Күгебез көлеп торсын.

Йомгаклау. Җыр “Кояшлы ил”

А.Б. Сезнең тормыш юлыгызда,

Гел шатлыклар,гел бәхетләр

Алып килсен иртәләр.

Сезне тагын чын күңелебездән Ватанны саклаучылар көне белән котлыйбыз. Сезгә һәм гаиләләрегезгә тыныч күк йөзе, ныклы сәламәтлек, бәхет, муллык , һәр эшегездә уңышлар телап калабыз. Рәхмәт килгәнегез өчен.

Источник статьи: http://nsportal.ru/detskiy-sad/scenarii-prazdnikov/2019/01/18/stsenariy-na-23-fevralya-na-tatarskom-yazyke

23 февральгә – Ватанны саклаучылар көненә татарча котлаулар

Быел Ватанны саклаучылар көнен өч көн дәвамында бәйрәм итәчәкбез. Араларыбызда армиядә уңышлы, исән-имин хезмәт итеп кайткан көчле затлар, киләчәктә Ватан алдында бурычларын үтәячәк кешеләр байтак. Чын күңелдән чыккан котлауларын ишетү аларның йөрәгенә май булып ята. Әйдәгез, без, гүзәл затлар да, бәйрәм рухын тудырырга ашыгыйк!

1. Ирләр көне диләр бүген,
Булсын, әйдә, бәйрәмнәр .
Һәр гаиләдә, түр башында,
Урын булсын ирләргә!
Ирле йортта, тигез канат.
Каермагыз аларны,
Пар канатлар асларында,
Үстерегез, баланы.
Әтиле йорт, куаныч ул.
Моны һәркем беләдер,
Әтиләр дә чынбарлыкны,
Тигезлектә күрәдер.
Гомер юлы бик тиз үтә,
Менә шунысы, аяныч
Шул кыска гомерләрдә сез,
Булыгыз ла, таяныч.

2. Ирләр бит ул — көчле затлар,
Тиеш безне сакларга.
Кирәк икән җаны белән,
Каралыктан акларга.
Ирләр бит ул — гаиләбезнең
Учагын җылытучы.
Өйгә салкын җилләр керсә.
Җылытыр аның учы.
Алар безнең ихтирамлы,
Игътибарлы кешеләр.
Бездән, хатын-кызлардан да,
Алар шуны көтәләр.
Ирләр булгач, яшәү рәхәт,
Нишләр идек аларсыз?!
Ирләр ир булып калсыннар,
Ирләрсез дөнья җансыз.
Ирне ир иткән дә хатын,
Хур иткән дә хатын бит.
Шуңа күрә саклыйк ныграк,
Ирләребез алтын бит!

3. Ирмен дигән егет кулларында,
Былбыл кошлар сайратыр!
Булдыксызлар, адым саен,
Хаксызга зар елатыр.
Асыл егет беркайчан да
Серен ачмас ятларга,
Җан дустына бәла килсә,
Атлыгыр ул якларга.
Ир-егеткәй йөрәгендә
Иярләнгән ат ятар,
Дошманына сүз катса да,
Бары тик хакны катар!
Ир солтаны беркайчан да
Олтан булмас ятларга,
Көчсезләрне рәнҗетмәс ул
Кирәк чакта, яклар да!

4. Бәйрәм итә ир-егетләр,
Аларның зур бәйрәме.
Ирләр — безнен көчле терәк,
Гаиләбезнең бар яме.
Бәйрәм белән ир-егетләр,
Тик изге бүләкләрем!
Чын күңелдән сезгә булсын
Миннән саф теләкләрем.
Бәхет булсын йортыгызда!
Тыныч булсын күгебез!
Исәнлектә һәм саулыкта,
Үтсен һәрбер көнегез!
Көтеп торсын өегездә,
Сезне иң-иң якыннар.
Гаиләгезгә һичкайчан да
Кермәсеннәр салкыннар.
Мәхәббәтле һәм шатлыклы
Бәйрәмең котлы булсын!
Бүләкләрдән,теләкләрдән
Күңелеңә нур тулсын!

5. Ирләр көне җитеп килә,
Бүләк сайлый хатын-кыз,
Сайламый алар кыйммәтен
Бүләкләре бик очсыз.
Тырышып кына сайлыйлар
Елдагыча — оекбаш,
Эчке кием, кырынгычлар,
Уйлап өлгерсен тик баш.
Ирләребез шат шуңа да
Алар көтми зур бүләк,
Әледән үк баш ваталар,
Ничек бетәрбез түләп?
Күпме кирәк күңел өчен?
Көләч йөзе дә бүләк,
Бәйрәм кайгысы юк анда,
Торасы да юк сөйләп.
Ирләр бәйрәме эзеннән
Көттермичә килә март,
Мартның 8-е зур бәйрәм,
Зур бүләк бирү — ул шарт.
Әле дә сабыр ирләребез
Шуңа күңелләр бик шат,
Әлегә ирләр бәйрәме,
Бәйрәм булуы да шарт!

6. Ир-егетләр, сезне котлап
Әйтәсе килә шуны:
Ватанны саклаган кебек,
Саклагыз хатын-кызны.
Сез саклаган, сез яклаган
Хатын-кыз ким-хур булмас.
Менә дигән уллар туар —
Ватан сакчысыз калмас.

7. Күңелләрдә тирән эзләр кала
Бу гомердә узып барыштан.
Егетләр дә илем дастанына
Өлеш кертә яңа тарихтан.
Һәр кешенең дәрт-хыяллар белән
Сугарылган була юл башы.
Матур көннәр, тыныч еллар гына
Булсын иде гомер юлдашы

8. Туган илне саклау ирләр эше
Сез акларга тиеш өметне.
Мактау белән искә ала һәркем
Ил сакчысы дигән егетне…
Әйе, ирләр эше — илне саклау,
Сезнең эшкә кызлар йөгермәс.
Шуны аңлый белгән егетләр дә
Беркайчан да сынмас җиңелмәс!

9. Бүгенге бәхет мәңгегә
Кояштай балкып торсын.
Ил тынычлыгын саклаучы
Солдатлар исән булсын!

10. Сез булганга имин булып ата таңнар,
Тыныч-матур тормыш белән үтә айлар.
Бәйрәмегез котлы булсын, ир-егетләр,
Мәңге тыныч, имин торсын җирләр-күкләр.

Источник статьи: http://baltaci.ru/news/t%D3%A9rlese/23-fevralg-vatannyi-saklauchyilar-knen-tatarcha-ko

23 февраль белән котлаулар

23 февраль — Ватанны саклаучылар коне – батырлык, намус hәм кыюлык көне белән ихластан котлыйбыз сезне.
Бүгенге бәйрәм көчле рухлылык, ир-егетлəрнең кыюлык, намус һəм абруй шикелле сыйфатларга ия булуларын тагын бер кат раслый торган тантана. Туган илгә һəм үз халкыңа хезмəт итү ул, туган илен чын күңелдән сөюче гражданнарның һәрчак иң югары максаты булды һəм шулай ук булып калса иде.

Хəрби хезмəткəрлəрнең бүгенге көндәге буыны һəм Ватанны саклаучылар сафын тулыландырырга əзерлəнүчелəр, илебезнең иминлеге, туганнары һəм якыннарының гомере өчен җаваплылык хисен онытмасыннар иде.

Сезгә һәм якыннарыгызга тыныч күк йөзе, ныклы сәламәтлек, бәхет-шатлык, рухи һәм матди байлык, һәр эшегездә бары тик уңышлар гына телибез. Мөбәрак булсын бүгенге матур бәйрәмегез.

Якын кешеңнең телефонына Путин үзе шалтыратып котлавын теләсәң яисә башка төрле котлау заказать итәсең килсә түбәндәге виджет синең өчен

Бәйрәм бүген, олы бәйрәм,
Лачын егетләр бәйрәме.
Кулларында һәрберсенең,
Булсын чәчәк бәйләме.

Дан сезгә Ватан сакчылары,
Зур хормәткә сез лаек.
Барыбызда чын йөрәктән,
Без аларны котлаек.

Хәрбер егет горурланып,
Бәйрәм итә бу көндә.
Саулык теләп барысына,
Кала ул теләгендә.

Хөрмәт сезгә, һич онытылмас,
Сезнең данлы хезмәтләр.
Дөньялар да тыныч булсын,
Бәхеттә үтсен гомерләр!
(Рөстәм Кәримов)

***
Ватанны саклаучылар көне —
Ул бит чын ирләрнең бәйрәме
Туар таңнарыбыз тыныч булсын
Артсын бәхет-шатлык күләме

Тыныч булсын сезнең күңелегез,
Эшләрегез барсын, гөрләсен.
Гомер буе сезнең йөрәкләрдә
Яшәү дәрте сүнми дөрләсен.

Һәр яңа көн бәхет алып килсен,
Алсу таңнар күмсен шатлыкка.
Сәламәтлек көч-дәрт ташып торсын.
Ашыкмагыз әле картлыкка

Байлык — муллык телик тагын сезгә
Барча теләк ихлас күңелдән
Телик әйдә тагын саф мәххәбәт
Тормыш яме артсын бүгеннән.

***
Кешелекнең көчле, егәрле
Кавеменең бер вәкиле бит син.
Беләгеңнән көч, йөрәгеңнән
Куәт, егәр китмәсен.

Сезнең янда гына без акыллы,
Сезнең янда гына чибәрләр.
Солдат булган өчен генә түгел
Көн дә кирәк илгә егетләр.

***
Бүгенге бәхет мәңгегә
Кояштай балкып торсын
Ил тынычлыгын саклаучы
Солдатлар исән булсын!

***
Һәр солдатның гадел вөҗданында
Ватанына биргән анты бар.
Һәр солдатның күкрәк кесәсендә
Туганнардан килгән хаты бар.

***
Сез булганга имин булып ата таңнар.
Тыныч-матур тормыш белән үтә айлар.
Бәйрәмегез котлы булсын ир-егетләр.
Мәңге тыныч, имин торсын җирләр-күкләр.

Телефон аша котлау! Котларга теләгән кешегезнең телефонына шалтыратчаклар һәм сез сайлаган котлауны җиткерәчәкләр. Сайлау өчен басыгыз «прикольные» яисә «по именам» кнопкаларына. Алдан тыңлап карап та була.

***
Туган жирдэн аерылып, еракларда –
Конне тонгэ, тонне конгэ ялгап,
Туган илнен иминлеген саклап,
Изге эштэ — хезмэттэ син, Солдат!

Ата-баба заманыннан шулай килгэн:
Хезмэт сорый – олы рухи Биеклекне,
Куэт эстэп, армый-талмый Кунегуне,
Туземлекне, Батырлыкны, Егетлекне!

Бэйрэм белэн сине, батыр солдатыбыз!
Сине хэркон искэ алып утэбез!
Изге бурычынны яхшы тэмам итеп
Исэн-имин кайтуынны котэбез.
***
Ватанны саклаучылар коне – кыюлык, намус hэм батырлык коне белэн котлыйбыз сезне.
Бу кочле рухлылык, чын ир-егетлəрнен батырлык, намус хəм абруй кебек сыйфатларга ия булуларын раслый торган бəйрəм. Ватанга хəм халыкка хезмəт иту — уз илен ихлас союче гражданнарнын хəрвакыт топ максаты булды хəм шулай булып калачак та.
Хəрби хезмəткəрлəрнен бугенге буыны хəм армия сафларын тулыландырырга əзерлəнучелəр, илебезнен куркынычсызлыгы, туганнары хəм якыннарынын тормышы очен жаваплылык хисен югалтмасыннар иде.
Сезгэ хэм гаилэлэрегезгэ тыныч кук йозе, ныклы сэламэтлек, бэхет, муллык , хэр эшегездэ унышлар телибез.

Тиздэн мужиклар бэйрэме,
Нэрсэ булэк итэбез?
Эллэ инде бу бэйрэмне,
Онытып,узып китэбез.
Носки, башмак не вариант,
Бэйрэм саен бирелэ.
Кемнэр, нэрсэ бирэ бирэ микэн,
Кадерле ирлэренэ.
Дус кызымнан сорагач,
Бик тиз жавабын тапты:
«Берни дэ бирмим быел,
Зарплатасы эз кайтты.
Утка, газга, суга житми,
Садикка тулисе бар.
Акчасы оч тиен чыга,
Еще булэген дэ ал.
Жирно булыр, обойдется,
Мин ана узем булэк,
Минем кебек хатыннар,
Булса да, бик нык сирэк!»
Икенче дустым елмаеп,
«Чэч турайткычы»,диде.
«Чонки узе уткэн елны,
Шуруповерт мина бирде.
Хэзер шулай жайлаштык,
Булэклэр эшкэ ярый.
Баш ватып та торасы юк,
Хэркем кирэген сайлый».
Оченче дустым иренэ,
Була хушбуй булэк итмэк,
Чонки ана «AVON»да,
План тутырырга кирэк.
Уйланырга вакыт та аз,
Тиздэн бит бэйрэм житэ.
Дуслар, кемнэр ирлэренэ,
Нэрсэлэр булэк итэ??
* * *
Туган җирдән аерылып еракларда —
Көнне төнгә, төнне көнгә ялгап,
Туган илнең иминлеген саклап,
Изге эштә — хезмәттә син, солдат!

Ата -баба заманыннан шулай килгән:
Хезмәт сорый олы рухи биеклекне.
Куәт эстәп армый-талмый күнегүне,
Түземлекне, батырлыкны, егетлекне.

Бәйрәм белән сине батыр солдатыбыз!
Сине һәр көн искә алып үтәбез.
Изге бурычыңны яхшы тәмам итеп
Исән-имин кайтуыңны көтәбез!

Источник статьи: http://ihlastan.ru/23-fevral-belen-kotlaular/

Читайте также:  Сценарий корпоративов праздников для взрослых
Оцените статью
Adblock
detector